Мәскәүдәге Җамигъ мәчетенең имам-хатибы, дин белгече Илдар Галәветдинов таныш булган спорчылар хакында сөйләде. “Ислам – җиңеллек дине. Мөселман йолаларын үтәп, кеше шатлыкка ирешергә тиеш. Әгәр бәндә юлда булса, ураза тотмаса да ярый, тик соңрак уразаларын каза кылып бетерергә тиеш”, - диде хәзрәт.
Аның фикеренчә, хәзерге спорчыларны мосафирлар дип атап булмый, чөнки болай чагыштыру дөрес түгел. “Хәзерге замандагы спортчылар яхшы самолетларда очалар, яхшы кунакханәләрдә торалар. Юларры авыр түгел, бары тик физик күнегүләр аша гына авыррак була”, - дип уйлый имам.
Мәчеткә көрәшчеләр, штанга күтәрүчеләр, боксчылар килә. “Аларны исемләп әйтеп тормыйм. Ләкин ураза тота башлагач, күрсәткечләрен шактый гына яхшырттылар”, - ди Галәветдинов.