Башкорстан Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Арслановның сүзләренә караганда, шәһәрнең һәм республиканың яшьләре җыелачак бу чара «Родина» кинотеатрында кичке сәгать 8дә башлана.
Программада танылган фоторәссам Рамил Килмаматовның “Уфа – Каһирә: йөрәктән йөрәккә” күргәзмәсе, нәфис мөселман киносы, концерт каралган. Әлеге бәйрәм ифтар белән тәмамланачак. Кунаклар арасында “дин яшьләр арасында нинди урын алып тора” дигән темага социологик тикшерү булачак.