"Сөләйман" мәчетенең матбугат хезмәте Suleiman.ru сайтының реставрациядән соң ачылу турында хәбәр итә. Әлеге корпоратив портал мәчетнең төп вакыйгаларын яктыртуны максат итеп куя. Сайтта «Ярдәм» ислам милли хәйрия фонды, Күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге, махсус китапханә эшчәнлеге белән танышырга була.
Ярдәм» ислам милли хәйрия фонды ятимнәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, караучысыз калган картларга, карчыкларга акчалата яки башка төрле ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Хәйрия акцияләре, социаль төшке ашлар, балалар өчен мөселман лагерьлары, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ислам курслары, "Ислам info" газетасы да фонд катнашында оештырыла. Бу сайтның көн саен яңартыла торган яңалыклар бүлеге дә бар.Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мәчеткә айлык курсларга Россиянең төрле төбәкләреннән җыела. Соңгы вакытта, Күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге Россиядә бердәнбер булганга күрә, барлык кешеләрне дә кабул итә алмый. Шул уңайдан, бүгенге көнне, Казанның Серова урамында яңа бина төзү өчен, Илсур Метшин тарафыннан 2 гектар җир бүленеп бирелә. Ике ел эчендә яңа бина төзелеп бетәр дип өметләнә мәчетлеләр.