Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон үз илендәге күп кенә хатын һәм яшь кызларның читтән кергән "мөселман стилендә" киенүенә ризасызлык белдерде.
Чәршәмбедә яңа уку елы башлану уңаеннан Таҗик Милли университетында булганда ул: "Башкала урамнарында мин, башка илләрдәге кием стилен кабатлап, дини яулыкларга төренеп йөргән хатын-кызларны күрәм", дип зарланды һәм "әгәр дә сез үз илегез Таҗикстанга аның мәдәнияте өчен рәхмәтле икәнсез, сезне таҗик киеме канәгатьләндерергә тиеш, ул башка илләрдәгегә караганда күпкә иреклерәк", дип белдерде.
Президент Рахмон шаяртып, "бу иреклекнең кадерен белегез, әгәр сез башка ил киемен яратасыз икән, мин сезне шунда җибәрәчәкмен", дип тә өстәде. Ул элегрәк ата-аналарны чит илләрдәге дини мәктәпләрдә укучы балаларын кире ватанга кайтарырга өндәгән иде, дип белдерә "Азатлык Радиосы".
Рахмон фикеренчә, хиҗап (хиҗаб), йә чадра - таҗик мәдәниятенә чит нәрсә. Совет чорыннан бирле таҗик хатыннарына ачык төстәге чуар яулыклар бәйләү хас. Илдәге халыкның 98%-ы хәнәфи мәзхәбендәге мөселманнар, әмма Таҗикстан үзен дөньяви дәүләт дип таныта. Анда хатын-кызларга йөзен тулысынча каплап дәүләт карамагындагы уку йортларына керү тыелган.
Эмомали Рахмон берничә ел элек таҗик исемнәренә Совет чорында урыс теленнән үтеп кергән -ов һәм -ова кушымчаларыннан арыну күрсәтмәсен дә биргән иде. Ул чакта да Таҗикстан президенты шушы гамәлен таҗик милли гадәтләрен ныгыту кирәклеге белән аңлаткан иде.
Яшь мөселман кызларының милли кием гадәтләрен онытып, торган саен күбрәк Якын Көнчыгыш һәм гарәп илләреннән кергән хиҗапка күчүенә борчылу татар зыялылары арасында да бар.