Татарстанда эшсезләрнең 15,7 меңе үз эшен ачкан

Агымдагы елда Татарстанда 15,7 мең эшсез кеше салым органнарында эшкуарлык эшчәнлеген теркәгән.Бу хакта бүген хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Клара Таҗетдинова яшәү

БӘЙЛЕ
2010 Сен 03

Агымдагы елда Татарстанда 15,7 мең эшсез кеше салым органнарында эшкуарлык эшчәнлеген теркәгән.Бу хакта бүген хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Клара Таҗетдинова яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм чыгымнарны легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында хәбәр итте. Утырыш Казанда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә видеоконференция режимында узды. Бу хакта "Татар-инфом" җиткерә.

Агымдагы елда Татарстанда эшсезләрнең үзмәшгульлеге программасы чаралары белән барлыгы 19 мең кешене колачлау күздә тотылган булган. Бүгенге көндә 11 мең кеше авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән бәйле эшкуарлык эшчәнлеген оештырган инде. 525 кеше – социаль транспорт хезмәте күрсәтү, 1160 кеше ваклап сату итү һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшли.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе