Дания парламентында Рамазан бәйрәмен «Zaman Scandinavia» газетасы, илнең Социалистик халык партиясе вәкиле Озлем Сара Секис оештыралар. Ул чарага премьер-министр Ларса Локке Расмусенны чакырдылар.
Әгәр Ларса чакыруны кабул итсә, димәк, ул илдә дин тоту иреге бар дигән сүз. Социаль эшләр министры Бненедикт Киар, илнең элеккеге баш раввины Бент Мельхиор, Төркиянең гаилә эшләре буенча министр Селма Алие Каваф анда катнашырга теләкләрен белдерделәр. Ләкин Даниянең Халык партиясе һәм христиан демократлары ул бәйрәмнең булуын теләмиләр.Бу ике фирка парламент рәисе Тора Педерсенга шикаять биргәннәр.