Ингушетия башкаласының үзәгендә мәчет салырга Азәрбайҗан эшмәкәрләре ярдәм итәчәкләр. Ингушетия президенты болай диде: “Мин Магаста мәчет салырга ярдәм итүче эшмәкәрләр белән сөйләшергә телим”.
Президент Бакуга килгәч, Ингушетия белән Азәйбайҗан арасында сәүдә буенча килешүләр төзелде. Аннары Ингушетия җитәкчесе Бакудагы ингушлар диаспорасы белән очрашырга тели.
Әйтергә кирәк, Россия президентының Азәрбайҗандагы визиты башланып китте. Делегация составына Ингушетия белән Чечня президентлары да кергәннәр.