Сезне “Татарстанда анимацион кинематографиясенең үсеше: мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары” дигән пресс-конференциясенә чакырабыз. Ул 2010 елның 3 сентябрендә 12.00дә Казан, Достоевский урамы 30 йортта урнашкан “Мир” кинотеатрындабула.
Киносәнгатьтә эшләүчеләр, кинорежиссерлар, педагоглар һәм журналистлар мультипликациянең үсеше хакында сүз алып барырлар.
Алар арасында Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән түбәндәге 3 мультфильм катнашыр:
- «Бала белән күбәләк»,
- «Кызыклы шәкерт»,
- «Эш беткәч уйнарга ярый»
Һәм беренче милли-анимацион мюзикл «Кисекбаш». Бу эшләрнең режиссерлары түбәндәгеләр: Сергей Киатров һәм Марат Ганиев («Татармультфильм» оешмасының генераль директоры).
Барлык мультфильмнар да ясалган анимация технологиясендә булыр. Беренче ике мультфильмга көйне Резидә Ахиярова язган. Геройларны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академик театрының артистлары уйныйлар.
Туфан Миңнуллин бөтен әсәрнең баш мөхәррире булды. Алар 3 телдә булдылар: татар, рус, инглиз.
Моның хакында түбәндәге сайттан укыгыз: www.tatarmultfilm.ru