“Мәрҗани” имамнарны җыйды

1нче сентябрь көнне Казан шәһәре үзәге шау-гөр килеп торды. Җәйге яллардан соң килгән студентларның шатлыклы елмаюлары көйсез торган табигатьне дә “терелтеп”

БӘЙЛЕ
2010 Сен 02

1нче сентябрь көнне Казан шәһәре үзәге шау-гөр килеп торды. Җәйге яллардан соң килгән студентларның шатлыклы елмаюлары көйсез торган табигатьне дә “терелтеп” җибәрде. Белем алуга омтылышның яшьләрдә зур булуы куанычлы әйбер. Ә шушыңа өстәп, Рамазан ае турында да сүз барса, “Белем көне” шатлыгы, авыз ачу белән чагыштырганда, әллә ни зур да түгел кебек...

Кичкә таба шәһәрдәге җанлылык Иске Татар бистәсенә дә килеп җитте. “Мәрҗани” комплексы әйләнәсенә машиналар, кояшны ай алмаштырганчыга хәтле рәт-рәт булып тезелеп кенә торды.

Кояш офык артына күмелеп бетүгә үк, моңлы азан яңгырады. Тәүлек әйләнәсе – җомга, вакыт – өйлә булмаса да, бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Нинди “бәйрәм” соң ул?

Ахшам намазына камәт төшелеп, буш урыннар калдырмый тезелеп басканчы, мәчетнең фарыз намаз бүлмәсе шыгрым тулды. Аны бу юлы Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин укыды. Тикмәгә генә түгел. Аның артындагы сафларны шәһәребез мәчетләрендә эшләүче дин әһелләре бизи иде.

Дога кылынгач, бар халык мәчет белән Казан ислам көллияте арасында төзелгән чатырга – ифтар ашына рәхим итте. Бу корылма күп функцияле булуы белән аерылып тора. Шәкертләр моны уку дәвамында спортзал максатында файдаланса, җәен китап күргәзмәсе оештырыла. Ә фарыз ураза аенда, әлбәттә, теләгән һәркем өчен авыз ачу мәҗлесе оештырыла. Ул үзенә 300ләп кешене сыйдыра. Мансур хәзрәт тә, шушы мәхәллә бердәмлеген тулыландырып, “Бары – бергә, югы – уртак” дигәндәй, имамнарны җыярга булган. “Узган елны очы-кырые күренмәгән кризис, дип, һәркөн мондый ифтарларны үткәреп чыгып булырмы, дигән шөбһәбез дә булган иде. Аллаһка шөкер, үткәрдек. Аллаһ ярдәмен бирә ул, аннан сорарга гына кирәк. Уйламаган җирдән мал-мөлкәт килеп чыга. Мин шуңа да: “Курыкмагыз, оештырыгыз”, – дип әйтәм. Булсын балалар өчен лагерь, булсын төрледән-төрле хәйрия чаралары, – дип сөйләп китте ул. – Безнең менә шулай җыелуыбыз да ул бергә-бергә көчле булуыбызны аңлау өчен”. Бу ифтарларны оештыру өчен Казан шәһәренең Вахитов районы башлыгы Шакиров Руслан Роберт улы да кулыннан килгән кадәр үз ярдәмен күрсәтә икән. Рәхмәт аңа! Җирле халык та пассив түгел.

Мансур хәзрәт кайбер яңалыклар белән дә уртаклашты. Әйтик, Рамазан ае төгәлләнгәч, шәһәр имамнарын кабат җыю көтелә. Аларга шәһадәтнамәләр тапшырылачак. Бу чара сентябрь урталарына планлаштырылган.

Казан ислам көллияте проректоры Нияз хәзрәт Сабиров Рамазан ае турында үтемле вәгазе белән чыгыш ясады. Узган елны исә әлеге уку йорты, ураза беткәч, кичке уку бүлеген булдырган иде. Ул дәвам итәчәк. Быел исә, моңа өстәп, хатын-кызларга да "Мәрҗани" мәчетендә дин дәресләре бирү күздә тотыла икән.

Ифтардан берәү дә буш кул белән кайтып китмәде. Бөтен кешегә дә 2010 елны “Сад” нәшрият төркеме бастырган “Пост месяца Рамадан” һәм “Рамадан и пост” китаплары таратылды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе