Авыл хуҗалыгы төбәкләре продукциясе Россиянең зур мегаполисларында яшәүчеләргә тәкъдим ителергә тиеш. Бу хакта бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Сарытауда узган РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында белдерде.
Дәүләт Советы эшче төркеме җитәкчесе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучылар игътибарын авыл хуҗалыгы продукциясе базарына кече авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны чыгаруга юнәлтте. “Агросәнәгать парклары оештырырга, шәхси хуҗалыкларга продукция сату мөмкинлеге бирергә кирәк”, - дип белдерде Татарстан башлыгы.
Чаллы шәһәрендә агросәнәгать паркы пәйда булды, шундый ук паркны Казанда булдыру планлаштырыла, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. “Әлбәттә, без продукцияне Мәскәүдә сатарга телибез, әмма анда үтеп булмый”, - дип борчылуын белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта "Татар-информ".
Дмитрий Медведев Татарстанга Мәскәүдә продукция сату мәсьәләсе буенча ярдәм итәргә вәгъдә итте. Гомумән алганда, Россия Президенты фикеренчә, агросәнәгать парклары һәм авыл хуҗалыгы базарлары булдыру – дөрес юл. “Зур авыл хуҗалыгы төбәкләре зур мегаполисларда, аграр шартлар начаррак булган төбәкләрдә булса яхшырак, - дип белдерде Дмитрий Медведев. – Губернаторлар мондый базарлар пәйда булсын өчен шартлар тудырырга тиеш”.
Бүген Сарытауда авыл хуҗалыгы базарында күргән бәяләр Мәскәүдәге белән чагыштырганда 5-6 тапкыр түбәнрәк, дип белдерде Президент. Дмитрий Медведев фикеренчә, авыл хуҗалыгы продукциясе бәясенә транспортлау бәясен өстәгән очракта да, продукция Мәскәү базарында ул кадәр югары бәядә булмаячак.