80% ярдәм Пакыстандагы су басу аркасында авыр хәлдә калган кешеләргә ирешми

Ислам Конференциясе оешмасының Генераль сәркатибе Экмелетдин Ихсаноглы белдерүенчә, мөселман илләре, оешмалары һәм кешеләр Пакыстанга 1 млрд доллар акча җибәрергә дип сүз

БӘЙЛЕ
2010 Сен 02

Ислам Конференциясе оешмасының Генераль сәркатибе Экмелетдин Ихсаноглы белдерүенчә, мөселман илләре, оешмалары һәм кешеләр Пакыстанга 1 млрд доллар акча җибәрергә дип сүз биргәннәр. Ул су басу аркасында авыр хәлдә калган кешеләр өчен кирәк.

Күп кенә илләр ярдәм бирү турында игълан иткәннәр. Ләкин мөселман дөньясына карата финансларның аз булдылар дип тәнкыйть сүзләре яңгырады. Шуңа күрә ИКО җитәкчесе Пакыстанга 1 млрд күләмендә ярдәм кирергә кирәклеге хакында әйткән.

Ярдәм Согуд Гарәбстаныннан, Төркиядән, Күвәйттән, БГӘдән, Катардан килде. “Алар иң мөһим ярдәм чыганагы булдылар”, - диде Ихсаноглы Пакыстанның тышкы эшләр министрына.

Пакыстанның премьер-министры Гилани Пакыстан хөкүмәтеннән ярдәм аз булуы хакында тәнкыйть сүзләрен белдерде. Гиланиның сүзләренә караганда, 80 % ярдәм тиешле урынга барып җитми. Бу хәбәрне «ArabNews». җиткерә. Шул вакытта Иранның рухи лидеры Йосыф Реза Хамнеи мөселманнарга Пакыстан халкына ярдәм итәргә чакырды. Моның хакта шәхси leader.ir сайты әйтә. Миллионлаган мөселман кардәшләргә ярдәм итәргә кирәклеге хакында әйтелә анда. “Без бу илгә ярдәм итәргә ашыгырга тиешбез”,- ди ул.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе