Тольяттида “Коръән һәм сөннәт нигезендә иман нигезләре” китабы буенча хөкем эшләре башланды. Асламбек Эҗаев фирмасының адвокаты Рөстәм Вәлиуллин бу китапны экстремистик булуын кире кагарга кирәклеген белдерде.
Иртәгә судка эксперт Марина Венгранович чакырыла. Нәшриятта эшләүчеләр Мәскәүдән дә эксперт чакырырга кирәклеге хакында әйттеләр, ләкин Тольятти суды моны кире какты.