РФ Президенты Дмитрий Медведев Ырынбурдагы кадет уку йортында дини дәресләрне укытырга рөхсәт итте. “Без яңа җәмгыятьтә яшибез. Әгәр дә егетләр дин нигезләрен дә өйрәнергә телиләр икән, моның программасы әлеге училищеда булырга тиеш”, - диде ул. Бала үзенә якын динне өйрәнергә тиеш.
“Бу бик яхшы булыр”, - дип тә өстәп куйды. Бу уку йортында 5-8 классларда укучы 359 бала укый. Уку 7 елга сузыла.