Инде 2009 алдан ук Брюссель кунакханәсендәге кабер номерлар “хәләл” статусына ия булдылар. Аларда порно-каналлар, чучка ите булмый. Бүлмәләрдә намазлыклар һәм Кыйбланы билгели торган нәрсәләр бар. Хәләл статусын Брюссель эшмәкәрлеге, промышленносте Оешмасы (BECI) бирә.
Аның бер вәкиле Бруно Бернард болай ди: “Максатыбыз- этажлап номерларга бу исемне бирү. Киләчәктә тулысынча хәләлгә корылган кунакханәләр булыр дип өметләнәбез. Аларда аерым бассейннар да булыр”.
Вак нәрсәләргә дә игътибар итәләр. Мәсәлән, хәләл номерга ветчина белән бутерброд китерергә тиеш түгелләр. Шулай ук, кунакханә җирендә зиначылык булырга тиеш түгел.
Бер корреспондент халык арасында каршылыклар булмасмы дип сорагач, Бернард: “Әгәр дә сез Төркия белән Мисырда ял иткәндә, тыныч кына сыра эчәр идегезме. Бу да шуның кебек”, - дип җавап бирде.