“Госмания” мөселман урта мәктәбе яңа уку елына 110 укучыны кабул итте. “Безгә Башкортстаннан, Екатеринбургтан, Мәскәүдән, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан укырга килделәр” , - диделәр мәктәптә эшләүчеләр. Белем көнендә мөфтинең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фаиз да килде. Ул балаларны котлады һәм изге теләкләр теләде.
“Госмания” мәктәбе дәүләт стандарты нигезендә эшли. Монда бары тик ислам кыйммәтләрен дә өйрәтәләр.