Рамазан – бер айга сузылган бәйрәм. Аның килүен мөселманнар түземсезлек белнә көтеп торалар. Бу көннәрдә ураза тоталар, ифтар мәҗлесенә җыелалар. 29 августта “Собрание” дип аталган җәмгыятьләр Ассоциациясенең офисында ифтар булды. Аны Иззат Аман җитәкчелегендәге таҗик яшьләре Союзы оештырды.
Әлеге ифтарда 30дан артык кеше катнашты. Аларның күпчелеген Мәскәүдә яшәүче таҗик яшьләре тәшкил итте. Иң мөһиме – Аллаһны аңлау. Иззат Рамазан ае хакында сөйләде. Шулай ук, эчке мәсьәләләр хакында да сүз алып бардылар. Ифтар дога һәм тәравих намазы белән тәмамланды.