Ислам онлайн университеты меңнәрчә студентны җәлеп иткән

Ислам онлайн университетында бушлай инглиз телендә дәресләр алырга була. Апрель аенда ачылганнан башлап университетка 1000 мөселман язылган. Доктор Әбү Әминә Биләл Филипс 20 кыска курслар ачты. 177

БӘЙЛЕ
2010 Сен 01

Ислам онлайн университетында бушлай инглиз телендә дәресләр алырга була. Апрель аенда ачылганнан башлап университетка 1000 мөселман язылган. Доктор Әбү Әминә Биләл Филипс 20 кыска курслар ачты. 177 илдән 26 мең шәкерт диплом алды.

Быел галим университет ачты, укыган кеше гуманитар фәннәр буенча бакалавр дәрәҗәсенә ирешә. Шулай итеп, онлайн уку буенча интернетта булган һәрбер кеше гыйлем ала ала. Анда видоелекцияләр булачак. Программасы Мәдинә университетындагы кебек. Семестр саен студент 6 фән өйрәнә. Биш айга сузылган һәрбер семестр уртасында шәкерт имтихан бирә. Ә аның ахырында сессия бирә.

Стедентлар дәресләргә үз теләкләре буенча киләләр, ләкин имтихан вакыты чикләнгән. Дәрес алган өчен акча соралмый. Шулай да, символик рәвештә 10-50 доллар түләү дигән нәрсә бар. Күптән түгел генә көзге семестр башланды. Университет түбәндәге адреста урнашкан: «islamiconlineuniversity.com».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе