ИКОның Бакуда үткән 6нчы утырышта Гыйрактагы Неджеф каласы 2012 ел өчен мөселман мәдәнияте башкаласы дип игълан ителгән.
ислам порталы хәбәр иткәнчә, Гыйракның мәдәният министрлыгы моңа әзерләнә башлады. Ул шәһәрнең берничә һәйкәлен яңартырга телиләр. Шул уңайдан фирмалар арасында бәйге игълан ителде. Кала мэры Аднан әл-Зорфи әйтүенчә, моңа әзерләнү 78 миллион долларга төшә. Бу бер төрек фирмасына йөкләнгән. Проектта театрлар, музейлар һәм башка биналар төзү каралган.