3 сентябрьдә 16-18 сәгатьләрдә Россия башкаласында Иерусалимны һәм “Әл-Акса” мәчетен яклап митинг булачак. Әлеге чара “Яуз капкалары” мәйданында булачак. Акциянең максаты – Фәләстыйн җирләренә карата булган Израиль сәясәтенә каршы протест белдерү. Аны Фәмил Җәфәров җитәкләр.
Митинг Иерусалим көнендә булыр. Анда түбәндәге лозунглар яңгыраячак: “Иерусалимны басып алуга “Юк” дип әйтәбез!”, “Фәләстыйнга һәм аның халкына азатлык!”. Оештыручылар мөселманнарны анда катнашырга чакыралар. Анда 3,39 нче трамвайлар, 45, 63 троллейбуслар һәм 158 нче автобус бара.