31 августта Казанның “Сөләйман” мәчетендә шәһәр мэры Илсур Метшин оештырган ифтар үткәрелде. Аңа 200ләп кеше җыелды. Кунаклар арасында Казан мэриясе вәкилләре һәм җирле зыялылар катнашты.
Анда, шулай ук, мәчеттә укучы күрмәүчеләр белән начар күрүчеләр дә, махсус мәктәп балалары да килгәннәр. Башта мәчеттә Раил хәзрәт Рамазан ае турында вәгазь сөйләде.