Бүгенге көндә Россиядә якынча 800 ятим бала яши. Алар әти-әни назыннан мәһрүм үсә. Мәскәүдә урнашкан "Солидарность" фонды Рамазан ае көннәрендә "Син ятим түгел" дигән чара уздыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. кем дә кем бу дөньяда ятимнәрне кайгыртачак, аның урыны җәннәттә булыр дигән.
Тик, кызганычка каршы, күпләребез бу хакта оныта, ә тирә-юньгә әйләнеп карасаң: сабыйлар йортлары, интернатлар. Шул уңайдан, 28 августта, Җүңү Паркы тукталышы каршындагы мәйданда Мәскәүдән, Татарстан, Дагыстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән җыелган ятим балалар тамаша куячак. Башлану вакыты көндезге 12 дә. Әгәр дә синең йөрәгең кайнар икән - җылыт!