Бүген Казанның 1 Май мәйданында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу уңаеннан Хәтер җыены узды. Ватаныбыз һәм татар халкы азатлыгы өчен башларын салган Җәлилгә һәм җәлилчеләргә баш ияргә бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, җәлилчеләрнең туганнары, якыннары, танылган шагыйрьләр, язучылар, сәнгать, җәмәгать эшлеклеләре, сугыш ветераннары, Җәлил иҗатын яратучы милләттәшләр килгән иде.
Тантананы Зилә Вәлиева ачып җибәрде. “Моннан 66 ел элек, 1944 елның 25 августында, Алманиянең Плетцензее төрмәсендә фашист гильотинасы батыр 11 татар егетенең гомерен өзә. Аларны искә алыр өчен ел саен җыелсак та, һәр очрашу яңадан-яңа хисләр уята. Әйе, безнең бу очрашуыбыз күркәм традициягә әйләнде. Һәр традициянең үз мәгънәсе, үз эчтәлеге бар. Бүгенге очрашу да зур мәгънәгә ия. Башкортстан язучысы Мостай Кәрим сүзләренчә, “Муса Җәлил булган татар халкын хөрмәт итмичә мөмкин түгел”. Халкыбыз гасырлар буе тупланган рухи гайрәтне шушындый милләт уллары йөрәкләренә сала. Аларның батырлыгы күп кенә китаплар битләрендә, тарихи музейларда урын тапса да, бүгенге көннең асыл мәгънәсенә әверелә. Муса Җәлил әйткән “яшәү мәгънәсе” дигән сүзләре бүген һәркемгә адресланган. Һәркем шушы сүзгә җавап биреп яшәргә тиеш. Безнең очрашу үзенә күрә рухи гайрәтне яңадан туплап, алар кебек, һәр сәгатьне, һәр көнне, һәр елны мәгънәле яшәргә куша”, - дип белдерде ул.
Тарихка күз салсак, моннан 66 ел элек, 25 августта, Алманиядә фашистлар зинданында 2891 кешенең гомере өзелә. 24 кеше Советлар Союзыннан була. Шуларның 11е – татар яугирләре. Аларның исемнәре бүген телләребездә: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. Алар, фашистларга каршы оештырылган яшерен эшчәнлекләре ачыклангач, иңгә-иң торып, үлем җәзасын кабул итәргә мәҗбүр була.
Бүгенге хәтер җыенында Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова, оныгы һәм туруны, Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов туганнары да җәлилчеләрне искә алырга килүчеләргә олы рәхмәт сүзләрен ирештерде. Абдулла Батталның туганы Фәрит Баттал узган ел Алманиягә барып кайтуы, анда Берлиндагы Каршылык күрсәтү музеенда булуы турында хәбәр итте. Әлеге музейда җәлилчеләр турында бер мәгълүмат та булмаганга, музей хезмәткәрләре аңардан Җәлил көрәштәшләре турында мәгълүмат җибәрүен үтенде. Һәм Фәрит Баттал Гайнан Кормаш, Зиннәт Хәсәнов, Абдулла Баттал турында мәгълүмат җибәрүен әйтте. Шулай ук ул язучылардан җәлилчеләрнең биографияләрен, туплап, Берлиндагы шул музейга җибәрүләрен дә сорады.
Чулпан Җәлилова әйтеп үткәнчә, һәрвакыт әтисе шигырьләрен укыганда, ул аның батырлыгына соклана иде. “Без батырлыкны хәтердә тотарга, иң мөһиме, яшь буынга Җәлил шигырьләрендәге өмет- ышанычны һәм дөреслекне тапшырырга тиеш”, - диде ул.
Муса Җәлил туруны Михаил Митрофанов скрипкада Заһид Хәбибуллинның “Сагыну” җырын башкарды.
“Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып!”
Бу көннең фаҗигасен аңлаган төсле, табигать тә елады: көн болытланды һәм көчле яңгыр ява башлады... Искә алу тантанасы соңында митингка җыелучылар Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы яза.