Бу көздә Марселдә беренче ислам университеты ачылачак. Югары уку йорты 14 гасырлардагы күренекле ислам тарихчысы һәм социологы Ибн Халдун исемен йөретәчәк.
Яңа уку елында университет 40 студентны кабул итәчәк. Бу хакта "Ахль-уль-Бейт" мәгүлүмат агентлыгы хәбәр итә. "Быел без беренче курска гына кабул итәчәкбез, ә киләсе елга исә башка курсларга да студентларны алачакбыз. Дүрт ел эчендә без ислам белгечләрен чыгарырга барлык көчебезне куячакбыз", -дип белдерә факультет җитәкчесе Мохсен Нгазу.