Иртәгә Екатеринбургта урнашкан "Актерлар йортында" зур ифтар узачак. Авыз ачырга Свердловски өлкәсенең барлык шәһәр имамнары, дин тоткан милли мөтәрият җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре чакырылган. Бу хакта IslamNews хәбәр итә.
Мөселманнар үзара мондый ашларны "түрәләр ифтары" дип атыйлар, чөнки анда депутатлар һәм администрация вәкилләре җыела. Бу җыенны Ураллылар елда түземсезлек белән көтеп ала. Рәсми булмаган мәҗлесләр дин әһелләрен һәм түрәләрне тагын да якынайта, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итә.