Узган җомга көнне Бхопал дигән Һинд шәһәре зинданында ярыйсы гына чуалышлар булып алды. Төрмәдә җәза үтәүче мөселманнар фетнә күтәрергә мәҗбүр булганнар, чөнки сакчылар ураза тотучы мөселманнарга тәхарәт алу өчен су, авыз ачар өчен ризык бөтенләй бирмәгәннәр һәм ислам динен әшәке сүзләр әйтеп мыскыл иткәннәр.
Мөселманнар үзләренең хокукларын яклау ниятеннән сакчыларга каршы чыккан өчен каты җәзаланганнар. Уннан артык кеше җәрәхәтләнгән, сигезе - баш мие ярасы алган дип белдерә "MuslimNews" агентлыгы. Мөселманнар исә нибары забастовка игълан итеп, ризыктан гына баш тарткан булган.
Мөселманнар белән бер камерада утырган башка дин вәкилләре аларны яклап чыккан. Алар судта мөселманнар яклы булачакларын аңлатып биргәннәр. Әмма, Бхопала полициясе төрмә сакчыларының яклап чыккан.