Мәскәүдә IX Коръән уку бәйгесе узачак

24 октябрьдә Мәскәүнең "Космос" концертлар залында Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гәйнетдин патронажлыгында һәм Ислам Конференциясе оешмасының баш сәркатибе

БӘЙЛЕ
2010 Авг 24

24 октябрьдә Мәскәүнең "Космос" концертлар залында Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гәйнетдин патронажлыгында һәм Ислам Конференциясе оешмасының баш сәркатибе Әкмәлетдин Ихсан углы булышлыгындагы IX Халыкара Коръән уку бәйгесе узачак. "Бу елдан башлап бәйге ЮНЕСКО канаты астында узачак, һәм бу бәйгенең югары дәрәҗәдә булуын раслап торачак ", - дип белдерә оештыручылар.

Конкурс ун елдан артык тарихка ия дип хәбәр итә IslamRF сайты. Бу елны бәйгедә 40 илдән килгән укучы катнашачак һәм финалга 20 укучы чыгачак. Изге Китап укучылар "тиләвә", ягъни Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп уку номинациясендә ярышачак. Шулай ук программага нәшидләр уку да каралган. 

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе