Рамазан аенда аракы эчү, урамда салмыш килеш йөрүчеләрнең саны кими. Чувашия, Пенза, Татарстан өлкәләренең кайбер авылларында ураза вакытында дин тотучы җитәкчеләр дәүләт кибетләрендә аракы сатуны бөтенләй тыйган.
Татарстанда исә хәмер сату күләменең 3-4 процентка кимүен Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе раслады. Иң беренчеләрдән булып каты эчемлекләргә ихтыяҗ кими. Кешеләрнең ураза вакытында хәмердән тыелып торуы динне хөрмәт итүләре белән бәйле.