Мәскәү кибетләрендә төнлә аракы сату тыела. Шундый ук чикләүләр Татарстанның берничә шәһәр һәм районында да кертелгән. Тик белгечләр моның белән генә халыкны айнытып буласына ышанмый. Әлеге чараларның дәвамы да булырга тиеш. Юкса монысы да бу мәсьәләдәге башка кануннар кебек кәгазьдә генә калачак.
Мәскәүдә халык көз җиткәч азрак эчә башлар дип өметләнәләр. Чөнки 1 сентябрьдән Россия башкаласындагы кибетләрдә төнге сәгать уннан иртәнге унга кадәр каты исерткечләр сату тыелачак. Әлеге исемлеккә составында этил спирты күләме 15 проценттан арткан эчемлекләр эләгә. Мәскәүнең кулланучылар базары департаменты җитәкчесе Валентин Варфоломеев әйтүенчә, сыра сатуны чикләүнең дә нәтиҗәсе булыр иде. Әмма ул алкоголь продукциясе исемлегенә кертелмәгән шул.
Алкоголь белән сәүдә итүчеләр фикеренчә, чикләүләр аракы сату күләменә әлләни зур йогынты ясамый. Тик, алар әйтүенчә, кибетләр ябык булганга халык ялган аракы һәм көмешкә эчә башларга мөмкин. Моның белән Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы урынбасары Рөстәм Арсланов та килешә. “Чикләү кертелгән районнарда хәмер сату күләменең кимү-кимемәвен раслаучы саннар юк. Әмма бу күрсәткеч артык үзгәрмәде, – ди ул. – Аның каравы, чикләү карары кабул ителгәч, башта ялган аракы күләме артты. Дөрес, аннары вәзгыять тотрыклыланды. Шуңа күрә мондый чаралар күрелә икән, шунда ук хокук саклаучылар тарафыннан күзәтү дә артырга тиеш. Юкса бу чикләүләрнең бер файдасы да калмый”. Әйтергә кирәк, хәмер мәсьәләсендә бүгенгә кадәр кабул ителгән кануннарның күбесе үтәлми. Сыраны, мәсәлән, теләсә кайда эчәләр, кибеттә дә аракы алу өчен паспорт күрсәтеп торасы юк.
Ә “Левада-үзәк” тарафыннан уздырылган сораштырудан күренгәнчә, халыкның күбесе төнлә хәмер сатуны чикләү ягында. Тамчы да капмаучыларның – 84, атнага берничә тапкыр салучыларның исә 46 проценты бу фикергә теләктәшлек белдергән, дип хәбәр бирә "Ватаным Татарстан" газетасы.