27-30 августта Казанда IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында үткән матбугат конференциясендә быел форумны үткәрү үзенчәлекләре турында Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы рәисе Руслан Айсин һәм конгресс Башкарма комитеты эшләр идарәчесе Миләүшә Гомәрова сөйләделәр, дип белдерә "Татар-информ".
Быел IV Бөтендөнья татар яшьләре форумында 550 делегат катнашачак. 300 вәкил - Россиянең 50 төбәгеннән, 150се - Алмания, АКШ, Кытай, Австралия, Канада, БДБ дәүләтләре, Үзбәкстан, Украина, Белоруссия, Аурупа, Төркия, Финляндия һәм башка чит илләрдән киләчәк, 100е Татарстаннан җыелачак. “Бөтендөнья татар яшьләре форумы беренче тапкыр 2004 елда уза. Ул ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм дөньяның барлык төбәкләреннән килгән татар яшьләрен берләштерүче төп чараларның берсе булып тора. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бюросы – даими эшләүче оешма. Анда бүгенге көндә 40 әгъза эшли. Бюро 100дән артык яшьләр оешмасы эшен координацияли, яшь татар оешмалары эшчәнлегенә юнәлеш бирә, аларның үсешен, стратегиясен билгели. Бу форумның максаты да – татар яшьләрен берләштерү, татар лидерларын үстерү юнәлешләрен билгеләү”, - дип ассызыклады Руслан Айсин.
Быел Форум барлык мөселманнар өчен изге булган Рамазан аена һәм Татарстан Республикасы оешуның 20 еллыгын бәйрәм итүгә туры килә. Шуңа күрә форум программасы гаять бай һәм үзенчәлекле булачак. Форум дәвамында вәкилләр "Бердәм татар мәгьлүмат кырын булдыру", "Массакүләм мәдәният диктаты булганда, ничек милли үзәнчелекне сакларга?", "Милли үзаңны саклап калуда рухи кыйммәтләрнең әһәмияте", "Яңа татар зыялыларын үстерү", "Күпмилләтле илдә милли мәгарифнең үсеш мәсьәләләре", “Татар яшьләр оешмаларының икътисадый нигезен булдыру механизмнары”кебек секцияләрдә эшләячәк. Моннан тыш, делегатлар “XXI гасырда татар милләтен саклап калу” темасына фикер алышачак. IV Бөтендөнья татар яшьләре форумында 2010 елның көзендә Россиядә җан исәбен алу кампаниясенә һәм татар халкының бердәмлеген саклап калу мәсьәләләренә аерым игьтибар биреләчәк. Фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен Казанга шулай ук Чуашстан, Башкортстан, Бөтенроссия яһүди яшьләре, Идел буе алманнары оешмалары вәкилләре дә киләчәк.
Кунаклар Казанның тарихи урыннарына, Арча районы Кырлай авылындагы Г.Тукай музеена сәяхәт кылачак, шунда “Кырлайда очрашу” мәдәни-күңел ачу программасында катнашачак; Казан Кремле, яңа спорт корылмаларын карый, 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек барышы белән таныша алачак.