Екатеринбург мөселманнары үзәк гыйбәдатханә буласы урынны чистарту ниятеннән 28 августа шимбә өмәсе оештыралар һәм барлык шәһәр мөселманнарын шул уңайдан өмәгә чакыралар.
"Төзелеш туктап торган арадан бирле шактый вакыт узды, бу арада нигезне чүп үләннәре басты һәм шул чүп-чарны җыештырырга иде", - дип зарлана "Нур-Усман" мөселманнар оешмасы җитәкчесе Рәис Нуриманов IslamNews агентлыгына. Ул үзе белән кирәкле эш коралларын алырга да куштты. Әлегә бу урында күчерелмә мәчет булачак һәм ул сентябрь аенда эшли башлаячак дип көтелә.