Кичә “Пирамида” да “Бердәм Россия” партиясе Казан җирле бүлегенең ΧVΙΙΙ конференциясе узды. Аның эшендә “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаренең беренче урынбасары, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев катнашты. Конференция алда торган мөһим сәяси вакыйга – 10 октябрьдә узачак муниципаль сайлауларга әзерлек чорында үткәнгә, көн тәртибендәге 6 мәсьәлә дә шуның белән бәйле иде.
Алда торган муниципаль сайлаулар шәһәр тормышын анализлау өчен урынлы сәбәп. “Бердәм Россия” нең җирле бүлеге сәяси советы секретаре, Казан мэры Илсур Метшинның чыгышы да соңгы биш елга анализ ясау һәм алдагы 5 елга планнар билгеләүгә нигезләнгән иде. Шәһәр Думасына октябрьдә сайланачак депутатлар шул планнарны тормышка ашыру юнәлешендә эшләячәк бит. Илсур Метшин сүзләреннән аңлашылганча, Казан тормышында узган бишьеллыкны кыска гына итеп яхшы якка сыйфатлы үзгәрешләр чоры дип бәяләргә булыр иде. “Республика җитәкчелегенең ярдәме белән шәһәр 1000 еллык юбилейга әзерлек чорында ирешелгән үсеш темпларын саклау белән генә чикләнмичә, аларны уздыруга иреште. Башкаланың икътисади күрсәткечләре моны раслый. Узган 5 елда сәүдә әйләнеше 2,5 тапкырга үсте, монда эре һәм урта бизнес зур роль уйный. Казан инде 5 ел рәттән Россиянең эре шәһәрләре арасында җан башына туры килгән инвестицияләр күләме буенча лидер. Узган ел гына да калага 96 млрд.сумлык инвестицияләр салынган. Дөрес, соңгы 2 елда Универсиадага салынган инвестицияләр зур өлеш кертә. Тик шәхси инвестицияләр салу да арта”, - ди мэр. Катлаулы 2009 елда Казан производствоның төшүенә юл куелмаган эре шәһәрләрнең берсе булган. Бөтендөнья банкы узган ел Казанның Россиядә бизнесны алып бару өчен иң уңайлы шәһәр дип тә билгеләгән.
Боларга өстәп, Илсур Метшин соңгы 3 елда федераль үзәк ярдәме белән күп катлы йортларга капиталь ремонт алып барылуны, казанлыларның торак проблемасын чишүдә социаль ипотека программасының зур ярдәм итүен, быел башкалада әлеге программа буенча гына да 400 мең кв. метрдан артык мәйдандагы торакның файдалануга тапшырылачагын, узган 5 елда “Торак” федераль программасының Казандагы 3 мең яшь гаиләне фатирлы итүен дә искәртеп узды. Ветераннарның торак шатларны яхшырту буенча барлык чаралар күреләсенә дә ышандырды. Ә менә торак-коммуналь хезмәтләргә югары тарифлар проблемасы әле ахырынача хәл ителмәгән. “ Моны хәл итүгә энергия саклау буенча зур программа кабул итеп кенә ирешеп була дип саныйм”, -ди Казан бүлеге сәяси советы секретаре.
Казанның илнең өченче башкаласы булып таныуы да уңышлар арасында аерым атап үтелде. “Өченче башкала исемен алу мактану өчен түгел. Безнең бурыч - Казанга инвестицияләр, туристлар һәм талантлы яшьләрне тарту өчен көрәшү. Иң мөһиме: шәһәр халкының менталитетын үзгәртү”, -ди Метшин. Моңа өстәп, Казанга эре фәнни, алдынгы технологияләр үзәге дигән данын кайтару бурычы куелган. Башкала җитәкчелеге Казанны киләчәктә акыллы , культуралы шәһәр, мәгариф , Университет культурасы үзәге итеп үстерергә тели дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
Икътисади казанышлар, рухи үсеш – боларның барысы шәһәр халкының яшәешен яхшырту инструментлары. Алга бару өчен нигез кыйммәтләрнең берсе- казанлыларның сәламәтлеген саклау хакында да онытмаска кирәк. Шуңа да “Бердәм Россия” нең Казан бүлегенең сайлау алды платформасы итеп “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы проекты сайланган. Бүгенге конференциядә делегатларга программа проектын сәяси совет секретаре Илсур Метшин тәкъдим итте. Бу документ кабул ителгәннән соң, ул Шәһәр Думасы, Казан шәһәре Башкарма комитеты эшчәнлегендә якындагы 5 елда төп приоритет булырга тиеш.