Әлеге вакытта Түбән Каманың “Рисалә” мәдрәсәсендә абитуриентлар өчен әзерлек сессиясе уза. Атна дәвамында 30 дан артык булачак шәкерт ислам нигезләре буенча белем алачак. Әлеге белем аларга керү имтиханнарын тапшырганда бик тә кирәк булачак.
Мәдрәсә мөгаллимнәренең сүзләренә караганда, быел абитуриентлар арасында Пенза, Төмән өлкәләре, Мордовия, Удмуртия Республикалары һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән дә егет-кызлар бар. Лагерьның эше бу атнада тәмамланачак.