17 сентябрь көнне Казан мөселман киносы фестивале кысаларында Халыкара «Islamic Fashion 2010» мөселман модасы дизайнерлары бәйгесе узачак. Аны Татарстан мәдәният министрлыгы, Россия һәм Татарстан дизайнерлары шурасы, Татарстан мөслимәләре берлеге оештыра.
Бәйгенең төп максаты - мөселман модасы үсешенең заманча нечкәлекләрен күзаллау һәм яшьләрне ислам мәдәнияте кыйммәтләре белән таныштыру. "Жюри әгъзалары чит ил вәкилләреннән торачак", - дип белдерә Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә ханым. Исегезгә төшерәбез, мөселман модасы бәйгесе Казанда элек тә үтте.