Мөселман киносы фестивале жюрие составы билгеләнде

VI Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри составы билгеләнде. Аңа Согуд Гарәбстаныннан, сценарист, кинорежиссер һәм продюсер Албуллах Әл-Мухайсан, Австралиядән актриса, режиссер

БӘЙЛЕ
2010 Авг 23

VI Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри составы билгеләнде. Аңа Согуд Гарәбстаныннан, сценарист, кинорежиссер һәм продюсер Албуллах Әл-Мухайсан, Австралиядән актриса, режиссер һәм драматург Анна Бройновски, Казахстаннан килгән актер Ментай Утепбергенов, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кино режиссеры Ассаад Таха, Төркиядән актер, режиссер, продюсер һәм сценарист Юксель Аксу, Ираннан режиссер Шәһрияр Бахрани керәчәк, дип белдерә фестивалнең матбугат үзәге.

Белешмәләр өчен:

Абдуллах Әл-Мухайсан 1947 елда Мәккә шәһәрендә туа. Бәйрут шәһәрендә кинематография Институтында, Британиянең Глостер сәнгать һәм рәсем көллиятендә, Лондон кино мәктәбенең режиссерлык факультетында белем ала. 1976 елда үзенең медиакомпаниясен оештыра һәм Согуд Гарәбстанында беренче телевидеокомпаниясен булдыра.

Анна Бройновски үз фильмнарын 1995 елдан башлап төшерә. Аның “Запрещенная ложь” фильмы “Алтын мөнбәр” IV мөселман киносы фестивалендә “Уен булып саналмаган иң яхшы фильм” номинациясендә приз һәм Россия Кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре Гильдиясе махсус призына лаек була.

Ментай Утепбергенов 1946 елда Семипалатинск өлкәсендә туа. Биредә ВГИКның актерлык факультетын тәмамлый. СССРның 13 киностудиясендә эшләнгән 60 фильмында төшә, 17 милләт вәкилен уйный. “Казахстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек була.

Ассаад Таха 1956 елда Мисырның Александрия шәһәрендә туа. Биредә архитектура Институтын укып тәмамлый. Ул 1999 елда Дубаи шәһәрендә оештырылган «Hot Spot» компаниясенең баш менеджеры булып исәпләнә. Ул журналист, тележурналист, хәрби корреспондент һәм режиссер тәҗрибәсенә ия. «Әл-Җәзирә» һәм «Worldwide Television News Corporation» (WTN) телекомпанияләре хәбәрчесе булып тора.

Юксель Аксу 1966 елда Мугла каласында дөньяга килә. «Докуз Эйлюль» Университеты сәнгать факультетының кино һәм телевидение бүлегендә укый. Стамбул университетының коммуникацияләр факультетында укыта. Юксель Аксуның «Underground Kadir ve Sinema Çitesi» документаль фильмы 1995 елда Әнкараның VII Халыкара кинофестивалендә һәм Адан шәһәрендә узган документаль фильмнар фестивалендә бүләкләр ала.

Шәһрияр Бахрани 1951 елда Тәһран шәһәрендә туа. Лондонда Кройдон сәнгать көллиятен укып тәмамлый. Үзенең профессиональ эшчәнлеген Иран телевидениесенең анимацион проектларында башлап җибәрә. Үзе төшергән фильмнарга сценарийларны да ул яза. Аның «Тhe Standard Bearer» (1985), «The Passage» (1987), «Fright» (1988), «Don't Muddle The Water» (1990), «Attack on H3» (1995), «Upside Down World» (1998) фильмнары билгеле. Аның “Изге Мәрьям” фильмы “Алтын мөнбәр” I Халыкара мөселман кино фестивалендә “Иң яхшы кино сценарие” һәм “Иң яхшы хатын-кызлар роле” номинацияләрендә бүләкләнә.

 

 


avatar
1 Smithe914 • 14:50, 2014 Ноя 25
nasa, , harold hill cdbedaafeddeeedf
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе