Популяр нәшидләр башкаручы Сәми Юсуф бу көннәрдә "ETM International" компаниясе белән яңа музыкаль альбом чыгару эше белән мәшгуль икән. Әлеге вакытта "ETM International" ешмасы җырчының аудио-видео язмаларын таратуга хокуклы булган бердәнбер компания булып санала.
Юсуф исә сәхнәгә 5 ел ял иткәннән соң кире әйләнеп кайтырга уйлый. "Мин үземнең иҗатымны сөючеләр хакына гына сәхнәгә кайттым, һәм киләчәктә, минем репертуарымда, бары тик нәшидләр генә калачак", - дип белдерде ул ABNA агентлыгы журналистларына.