Казанда 15-19 сентябрь көннәрендә узачак VI Халыкара мөселман киносы фестиваленә актив рәвештә әзерлек эшләре алып барыла. Бүгенге көндә аның программасы төзелә.
Конкурс программасына 54 – 15 тулы метражлы уен, 19 документаль, 10 кыска метражлы һәм 10 анимацион фильм сайлап алына. Конкурстан тыш программада 24 эш – 11 уен һәм 13 документаль фильм тәкъдим ителәчәк. Фестиваль программасы структурасында да үзгәрешләр бар.
Чара кысаларында быел кино сәнгатенең иң әһәмиятле юнәлешләре белән таныштырылачак. Конкурстан тыш программасы “Дөнья киносы”, «Asian spice» һәм “Яшьләр программасы” дигән махсус секцияләрдән торачак, дип белдерә "Татар-информ" сайты.
“Дөнья киносы” секциясенә соңгы фестивальләрдә катнашкан фильмнар күрсәтеләчәк. «Asian spice» секциясендә тамашачылар шәрык кинематографиясенең иң яхшы фильмнарын карый алачак. “Яшьләр программасы” секциясе кысаларында яшь режиссерларның иң кызыклы фильмнары тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.