Саратов өлкәсенә Каһирәнең (Мисыр) "Зәйнәб" мәчете имамы, данлыклы Коръән укучы шейх Хафиз Таблави Мухаммаднең укучысы - Сарадж Абу Мухаммад килде.
Рамазан ае дәвамында ул Саратов шәһәренең иң зур мәчетендә тәравих намазларын алып барачак. Мухаммад Сарадж Абу Мухаммад даими рәвештә чит илләр буенча Коръән укып йөри, шулай ул барлык кешеләргә Изге китапны матур итеп уку сәнгатен күрсәтә. Бу елны ул Саратов өлкәсенең Диния нәзарәте чакыруы буенча киләчәк дип белдерә СӨДН сайты.