2011 елда Әгерҗе районы Саклау авылы мәчетенә 100 ел тула. Мәхәллә халкы әлеге истәлекле вакыйга мәчетнең яңартылган бинасында узар дип өметләнә. Хәзерге вакытта биредә төзелеш-ремонт эшләре бара, дип белдерә "Татар-информ" агентлыгы.
Әлеге мәчет октябрь инкыйлабына кадәр төзелгән мәчетләрнең берсе. Аны сәүдәгәрләр Әхмәтшакир һәм Шиһабетдин Зәитовлар төзеткән. Икенчесе Иске Кызылъяр авылында урнашкан.
Соңгы өч ел эчендә мөселманнар бу тарихи урында җыелып, үз эшчәнлекләренә нәтиҗә ясый, планнар кора, яңа сайланган имамнарга шәһадәтнамәләр тапшырыла, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.