Америка республиканистлары Барак Обаманы тәнкыйтьләүдән һич тә туктымый

Америка республиканистлары Барак Обаманы тәнкыйтьләүдән һич тә туктымый. Исегезгә төшерәбез, Нью-Йоркта мәчет төзү мәсьәләсе америкалыларны

БӘЙЛЕ
2010 Авг 19

Америка республиканистлары Барак Обаманы тәнкыйтьләүдән һич тә туктымый. Исегезгә төшерәбез, Нью-Йоркта мәчет төзү мәсьәләсе америкалыларны икегә бүлгән иде. Бу фикер белән килешеп бетмәүчеләр, 11 сентябрьдә террорчылык акты кылынган урында мәчет торгызу корбаннарны мыскыл итүгә тиң дип раслый.

Сенатор Джон Корнин "Fox News Sundayв" телеканалының студиясендә 3 меңләп кеше вафат булган урында Ислам үзәге һәм гыйбадәтханәсе төзүне - акылсызлык күренеше дип саный. Әлеге хәбәр Америка халкын икегә бүлгән. Нью-Йорк мэры Майкл Блумберг, мәсәлән, мәчет төзүгә каршы түгел.

Аның сүзләренчә, Ислам үзәге, киресенчә, мөселманнарның террорчылыкка бернинди дә катнашы булмавын чагылдырачак. Һәм ул шулай ук хөкүмәтне дин эшләренә тыгылмаска өнди. Тикшерүләр күрсәткәнчә, бүгенге көндә Манхэттенда мәчет төзү фикерен 29 кеше яклый, бары тик берсе генә каршы чыга.

Күптән түгел Америка Президенты Барак Обама мөселманнарның мәчет төзу хокукын яклап чыкты, дип белдерә "Америка Тавышы". "Террорчылык һәм Исламны бутау – зур ялгыш. “Әл-Кагыйдә” боевиклары кулыннан һәлак булган мөселманнар башка дин вәкилләреннән күбрәк һәм мөселманнарның Манхэттенда мәчет төзү хокукы бар дип, узган атнада Ак Йортта оештырылган ифтар мәҗлесендә җиткерде дип хәбәр бирә Америка матбугат чаралары.

– Башкалар кебек мөселманнар да үз дини йолаларын үти ала. Гади кеше буларак та, президент буларак та фикерем әнә шундый. Димәк, мөселман нарның Манхэттенда мәчет төзү хокукы да бар”. Бу сүзләрне ул узган атнада Ак Йортта оештырылган ифтар мәҗлесендә җиткерде.

 

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе