7-9 июнь көннәрендә Мәскәүнең "Крокус Экспо" күргәзмәләр залында Россия беренче Халыкара хәләл "Moscow Halal Expo 2010" күргәзмәсе булып узды. Бу күргәмә Россия мөфтиләр Советы, Россия авыл хуҗалыгы министырлыгы, Россия сәүдә һәм промышленность министрлыгы, Россия-Гарәб илләренең Эшлекле Советы тарафыннан оештырылды.
Күргәзмәнең тематикасы киң иде. Анда хәләл продукция җитештерүчеләр белән бер сафтан ислам финансы, мәдәнияте өлкәсендә хезмәт күрсәткән оешмалар да катнашты. Күргәзмә-ярминкәдә нибары Россиядән, Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән, Малайя дәүләтеннән, Пәлестиннән килгән 62 оешма катнашты. Күргәзмәгә 2 меңнән артык кеше килде.
Татарстанның тавык итеннән ризык җитештерүче "Челны — Бройлер" җәмгыяте дә үзенең хәләл продукциясенең 34 төрен күргәзмәгә алып килде һәм мәскәүлеләрнең мәхәббәтен яулады. Шулай ук Татарстаннан "Пестричинка" җәмгыяте, Шәмәрдән ит җитештерү комбинаты һәм Диния нәзарәте вәкилләре килгән иде.
"Moscow Halal Expo 2010" Россия хәләл ризык җитештерүче оешмаларга уникаль мөмкинлекләр тудырды. Күргәзмә вакытында Малайя дәүләтеннән килгән вәкилләр белән түгәрәк өстәлләр узды. Малайялылар үз илләрдә киң үсеш алган хәләл индустриясенең серләрен ачты, киңәшләр бирде.