Испание Барселлонасының футболистлары Сейду Кейта һәм Эрик Абидал Рамазан аенда ураза тота икән. Шул уңайдан алдынгы футболистларның сәламәтлекләре какшамасын өчен клубның җитәкчеләре аларга махсус һәм үзенчәлекле туклану тәртибе тәкъдим иткән.
Эрик Абидал — Францие командасында уйный, ул - 2005—2007 еллардагы ил чемпионы, 2009 елдагы Испание чемпионы. Бер әңгамә вакытында, ул үзенең чын күңеленнән ислам динен кабул итүе хакында сөйләгән. Сейду Кейта исә төп команданың яклаучысы булып уйный дип яза "Championat" сайты.