Бүген Сочида президентлар очраша

Бүген Сочида Россия Президенты Дмитрий Медведев, Әфганистан Президенты Хәмид Каразай, Пакистан Президенты Асиф Али Зардари һәм Тадҗикстан Президенты Эмомали Рахмонов катнашлыгындагы утырыш башлана. Утырышта регионнар

БӘЙЛЕ
2010 Авг 18

Бүген Сочида Россия Президенты Дмитрий Медведев, Әфганистан Президенты Хәмид Каразай, Пакистан Президенты Асиф Али Зардари һәм Тадҗикстан Президенты Эмомали Рахмонов катнашлыгындагы утырыш башлана.

Утырышта регионнар иминлеге, халыкара терроризм белән көрәшү, Әфганистан наркотрафикына каршы тору мәсьләләре күтәреләчәк. Шулай ук, Сергей Приходько сүзләренчә сәүдә, икъдисад, энергетика өлкәсенә кагылышлы җитди сораулар каралачак, үзара проектларны тормышка ашыру һәм яңалары өстендә эшләү күз алдында тотыла.

Очрашу вакытында Дмитрий Медведев Пакистан һәм Әфганистан президентлары белән аерым җитди мәсьәләләрне һәл итәчәк дип белдерә ИТАР-ТАСС агентлыгы. Эмомали Рахмонов белән Дмитрий Медведев үзара сәүдә, икъдисад, хәрби, хәрби-техник, нефть-газ өлкәләренә кагылышлы проектларны караячак. Шулай ук, Хәмид Каразай белән аралашу вакытында наркотикларга каршы тору, аларның безнең илгә үтеп керү юлларын бетерү ысуллары каралачак.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе