Беларусьта мөселман солдатларының каберләрен саклыйлар

Башка Европа илләреннән аермалы буларак, Россиядә Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булганнарның каберләрен табу кыен. Ә бит ул сугыш Бөек Ватан сугышы кебек үк бик күп

БӘЙЛЕ
2010 Авг 17

Башка Европа илләреннән аермалы буларак, Россиядә Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булганнарның каберләрен табу кыен. Ә бит ул сугыш Бөек Ватан сугышы кебек үк бик күп гаиләләрнең ишеген какты. Һәм бары тик аерым бер шәхесләр генә ул дәһшәтле елларда сугыш кырында ятып калган Рус армиясе сугышчыларның каберен белә. Әйтик, Белоруссиядә яшәүче бер сугышчы сугышта һәлак булган мөселман солдатларның, шул исәптән Казан губернасы сугышчыларының каберләренә йөри, дип яза intertat агентлыгы.

96 ел элек, ягъни Беренче Бөтендөнья сугышы башланган вакытта, Беларусь әле аерым дәүләт буларак оешмаган була. Әмма бу ил зур көч куеп сугышта катнашты дип әйтсәк, бер дә артык булмас. Алмания һәм Россия арасындагы фронт линиясе төньяктан көньякка таба хәзерге Витебск, Гродно, Минск, Брест өлкәләре аша 400 чакрымга кадәр сузыла.

Сугышчыларның каберләре күптән юкка чыккан инде. Әмма Слоним шәһәрчегенең татар зиратында мөселман солдатларының каберләре әле дә сакланган. Аларның ислам дине гореф-гадәтләре буенча җирләнүләре дә билгеле. 1915 елның 10 июнендә Россия империясе хакимияте зиратта ярым ай белән һәйкәл куя. 1922 елда кайбер каберләргә поляк телендә сугышчының кайда хезмәт итүе, исем-фамилиясе, туган җире, вафат булган көне-елы языла.

1922 елда мөселманнар җәмгыяте зиратны җыештырырга килгәч, каберләрнең тузган хәлдә булуын күрә. Каберләрне яңарту эшен Беларусь мөфтие урынбасары Сөләйман Байрашевский үз өстенә ала. 2005 елда сугышчыларны җирләүгә 90 ел тулу уңаеннан һәлак булучыларны искә алу чарасы үткәрелә. Әмма 2006 елның декабрендә вандаллар каберләрне җимерә. Бу хәлдән соң Сөләйман Байрашевский ярдәм сорап Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә. Республика ярдәме белән каберләр янә яңартыла.

Бәлки араларында берәрсенең танышы, туганы бардыр? Менә аларның исемнәре: Салаҗин Тумеркаев, Габдуллакәрим Бәхетгәрәев, Хәбибулла Сагыйдуллов-Рахматуллин, Халәфетдин Сөләйманов, Гарыйфулла Заһидуллин, Низантин Гыймранов, Пикамулла Халисилов, Зәйнулла Мөфсәхәтдинов.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе