Р.Миңнеханов Төркмәнстан Хөкүмәте делегациясе белән очрашты

Август башында Р.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан рәсми делегациясе Төркмәнстанга сәфәр кылган иде. Төркмәнстан делегациясенең бу визиты шул вакытта ирешелгән

БӘЙЛЕ
2010 Авг 17

Август башында Р.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан рәсми делегациясе Төркмәнстанга сәфәр кылган иде. Төркмәнстан делегациясенең бу визиты шул вакытта ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыруда бер адым

Татарстанга 3 көнлек визит белән Төркмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Назаргулы Шагулыев җитәкчелегендәге делегация килде. Делегация составында Төркмәнстан автомобиль транспорты министры Гурбан Хангулыев, элемтә министры Овлягулы Җомагулыев, “Төркмән һава юллары” җитәкчесе Батыр Какалыев, диңгез һәм елга транспорты буенча дәүләт хезмәте җитәкчесе Мейлис Мутдиков бар. Кичә Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан делегациясе вәкилләрен кабул итте, дип хәбәр бирә "Татар-информ".

Әле август башларында гына, төгәлрәге, 1-2 август көннәрендә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан рәсми делегациясе Төркмәнстанга сәфәр кылган иде. Төркмәнстан делегациясенең бу визиты шул вакытта ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыруда бер адым. Делегация җитәкчесе, вице-премьер Назаргулы Шагулыев Хөкүмәттә транспорт һәм элемтә мәсьәләләре буенча җаваплы. Сәфәрнең максаты, аерым алганда, Татарстан предприятиеләре белән моңа кадәр булган хезмәттәшлекне тагын да тирәнәйтү, “Электрон Хөкүмәт” проектының республикада ничек гамәлгә ашырылу тәҗрибәсен өйрәнү, яңа перспектив юнәлешләр барлау.
Кремльдәге очрашуны Татарстан Президенты безнең делегациягә күрсәткән кунакчыллык өчен Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов адресына олы рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады. “Безнең халыкларны тел, мәдәният, тарих охшашлыгы якынайта. Алга таба ике тугандаш республика арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәле икътисади проектлар белән ныгытылыр”, -дигән ышаныч белдерде ул.

Татарстан белән Төркмәнстан арасындагы тыгыз икътисади хезмәттәшлекнең бер юнәлеше “КАМАЗ” ААҖ белән бәйле. Соңгы 4 елда республикадан Төркмәнстанга 4500 дән артык йөк автомобиле җитештерелеп озатылган. Хәзер хезмәттәшлекне тагын да киңәйтү нияте бар. “КАМАЗ” ике арада гамәлгә ашырылучы үзәк проектларның берсе булды һәм алга таба да шулай калачак”, - ди Татарстан башлыгы.“Татнефть” һәм “Төркмәннефть” арасындагы хезмәттәшлек тә дәвам итәчәк. Моннан тыш, Төркмәнстан “Казан вертолет заводы” белән актив хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә Казан заводы бу илгә 5 берәмлек вертолет җыеп озаткан. “Бу вертолетларны бары тик уңай яктан гына бәяләп була. Ил Прензиденты яңа вертолетлар белән якыннан танышканнан соң, аларның техник хәленнән, интерьерыннан канәгать калуын җиткерде”, -ди Назаргулы Шагулыев. Төркмәнстан ягы бу сәфәр вакытында “Казан вертолет завод”нда булып, алга таба вертолетлар белән тәэмин итүдә хезмәттәшлекне үстерү, бу төр техниканың медицина, юл эшләре һ.б. максатлар өчен модификацияләренә заказ бирү мөмкинлеген өйрәнәчәк.

ТР Президенты белдергәнчә, бүгенге көндә ике тугандаш республика арасында хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре буларак суднолар, авиация төзелеше, мәгълүматлаштыру карала. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанда гамәлгә ашырылучы “Электрон Хөкүмәт” проекты Төркмәнстан Президентында аеруча кызыксыну уяткан. “Безнең икътисадларның структуралары, министрлыклар саны охшаш. Шуңа күрә Татарстанда электрон документлар әйләнеше, халыкка электрон хезмәтләр күрсәтү буенча тупланган тәҗрибәне Төркмәнстан җирлегендә дә кулланып булачак”, -ди ул.

Август башында ТР Президентының Төркмәнстанга сәфәре вакытында Гурбангулы Бердымөхәммәтов Каспий ярындагы “Аваза” туристлык зонасын уен зонасы итеп үстерү теләген белдергән һәм бездә бу бизнес белән шөгыльләнүче әзерлекле кадрлар булуын исәпкә алып, Татарстан ягыннан уен зонасын үстерү концепциясен эшләүне үтенгән. Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашуда Татарстан ягының бу проектны эшләп, Төркмәнстан башлыгына тәкъдим итәргә әзер булуын җиткерде. “Шулай ук ике арада мәдәни багланышларны үстерү бик мөһим. Бу өлкәдә алга таба да үсәргә тиешбез”, дип ассызыклый Татарстан башлыгы. Ул белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлеккә аерым тукталды. Аның фикеренчә, Төркмәнстан яшьләренә Казанга килеп белем алыр өчен мөмкинлекләр бар. Ул кунакларга студентлар өчен барлык яшәү шартлары тудырылган һәм бу уку елында беренче чираты файдалануга тапшырылачак “Универсиада авылы” хакында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук ике республика арасында хезмәттәшлекне сәламәтлек саклау өлкәсендә үстерү мөмкинлекләренә дә тукталды.
Татарстан Президентына һәм халкына Гурбангулы Бердымөхәммәтовның сәламнәрен ирештергән Назаргулы Шагулыев ике республика арасындагы хезмәттәшлекнең торышы һәм перспективаларына тукталып, үсеш өчен мөмкинлекләр җитәрлек, дигән фикер белдерде. Бу мәртәбәле делегация составындагы һәр министр бу көннәрдә үз юнәлеше буенча эшләячәк. Программага ИТ –паркта, Горький исемендәге суднолар төзү заводында, “Казан вертолет заводы”нда, “КАМАЗ” ААҖ һ.б. булу, Казанда автомобиль хуҗалыгы, пассажирларга хезмәт күрсәтүне оештыруны өйрәнү каралган. Кунаклар “Алабуга” махсус икътисади зонасын үстерү тәҗрибәсен дә өйрәнәчәк. “Татарсанның мөмкинлекләрен барлык юнәлешләрдә күрсәтәчәкбез. Үз чиратында, Төркмәнстанда җиңел сәнәгатьне үстерү, газ, нефть табу, туризм өлкәләрендә Татарстан өйрәнерлек алдынгы тәҗрибә тупланган”, -дип белдерде бүгенге очрашуда катнашкан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе