18 август көнне Төркмәнстанның Төркмәнбаши каласында “Аваза-2010” халыкара музыка фестивале узачак. Анда төрле илләдән киләчәк музыкантлар үз осталыгын күрсәтәчәк.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестивальдә Татарстанны “Казан егетләре” төркеме тәкъдим итәчәк. Аның составында Артур Мингазов, Айдар Әгъләмов һәм Марат Галимов җырлаячак.