Чувашиядә татар яшьләре форумы булачак

Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы Чабаксарда үзенең күчмә утырышын уздырырга ниятли. Күптән түгел Чувашия Республикасы башкаласы Чабаксарда уздырылган Татар милли-мәдәни

БӘЙЛЕ
2010 Авг 16

Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы Чабаксарда үзенең күчмә утырышын уздырырга ниятли. Күптән түгел Чувашия Республикасы башкаласы Чабаксарда уздырылган Татар милли-мәдәни мохтәриятенең яшьләр секциясе утырышында көзен үзләрендә дә татар яшьләре форумы уздыру турында килешенгән (Казанда IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы 27-30 августта үткәреләчәк).

Ул башкаланың иң күркәм биналарының берсендә узар дип ниятләнә. Форум делегатлары мәктәпләр, югары уку йортларыннан, оешмалардан сайланачак, кунак сыйфатында башка төбәкләрдән татар яшьләре оешмалары вәкилләре дә чакырылачак, гомумән, республикада яшәүче 37 меңләп татарның күпчелеген яшьләр тәшкил итүен һәм активлыгын исәпкә алып, катнашучылар саны 500дән дә ким булмаячак дип планлаштырыла.

Шул хакта “Азатлык” радиосы әзерләгән материалда әйтелгәнчә, Чувашия татар яшьләре форумы барган көннәрдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы (яшьләр секциясе утырышында алар да катнашкан) Чабаксарда үзенең күчмә утырышын уздыру хакында карар кылган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе