18 август көннәрендә Россия Президенты Дмитрий Медведев, Әфганистан Президенты Хәмид Каразай, Пакистан Президенты Асиф Али Зардари һәм Тадҗикстан Президенты Эмомали Рахмон Сочи шәһәрендә күрешәчәкләр.
Очрашу вакытында Дмитрий Медведев Пакистан һәм Әфганистан президентлары белән аерым җитди мәсьәләләрне һәл итәчәк дип белдерә Кремль пресс-үзәге. Эмомали Рахмонов белән исә Россия Президенты 18-20 август көннәрендә, Кремльдә сөйләшергә ниятли.