“Нэшнл” газеты язуынча, әлеге мәсьәлә башка бай илләргә дә хас. Рамазан аенда анда да чүпкә китүче ризык иң югары дәрәҗәгә җитә, чөнки Рамазанда ашказаны кысыла. Мисал өчен, узган елны Бөекбританиядә чүплеккә 8, 3 миллион тонна азык киткән. Димәк, көненә 23 тонна ташланган дигән сүз.
Белгечләр фикеренчә, чүп чиләгенә киткән ризык фәкыйрь илләрдә яшәүче 1,5 миллиард кешене тукландырырга җитәр иде. Ами-Тасс язуынча, дөнья буйлап ташланган ризыкның өчтән бер өлеше Гарәп Әмирлекләренә туры килә.
Әхлак ягы белән беррәттән ризык ташлау тирә-юньгә дә зур зыян сала. Чөнки алар черегәндә метан барлыкка килә. Әбү-Дабиның тирә-якны яклау оешмасы башкарма җитәкчесе Габделнәсер аш-Шәмси сүзләренчә, аларны әзерләүгә шактый энергия, су һәм башка чималлар тотыла, димәк күп кенә хезмәт тә чүп чиләгенә китә дигән сүз.
Шул сәбәпле оешма “Ташлаганчы, уйлап кара” шигаре белән яңа кампания башларга булган.
“Күп очракта ризык калдыклары проблемасы милләт мәдәниятенә карый. Без үзебезнең кампанияне башлап, проблеманы халыкка җиткерергә телибез. Бәлкем алар киләчәктә шул кадәр әйбер сатып алырга яисә бу кадәр күп әйбер әзерләргә кирәк микән дип уйланырлар”, ди оешманың сәркатибе Мадҗид әл Мансури.