Казан мәчетләрендә хәйрия ашлары башланды

Рамазан аенда Татарстандагы барлык хәләл кафе һәм рестораннарда көне буе ураза тотканнан соң авыз ачып булачак. Кайбер кафелар ифтарларны үтемле бәяләрдән оештыра. Ә ТР мөфтияте

БӘЙЛЕ
2010 Авг 13
Рамазан аенда Татарстандагы барлык хәләл кафе һәм рестораннарда көне буе ураза тотканнан соң авыз ачып булачак. Кайбер кафелар ифтарларны үтемле бәяләрдән оештыра. Ә ТР мөфтияте “Азу” ресторанында студентларны һәм аз керемле кешеләрне көн саен хәйрия ашлары белән туендырачак.

 Моннан тыш, Казандагы “Сөембикә” кафесы тәүлек буе хезмәт күрсәтүгә күчә.Мәчетләр урнашкан мәхәлләләр дә хәйрия ашлары тәкъдим итә. Узган ел, мәсәлән, “Мәрҗани” мәчете янында көн саен 300 кешегә исәпләнгән “Рамазан чатыры” корылды. Шулай ук “Сөләйман”, “Мәдинә”, “Казан нуры”, “Әниләр”, “Болгар”, “Ризван” мәчетләре мөселманнар өчен ифтар мәҗлесләре оештырды.

Аз керемле кешеләр өчен ифтар уздырган мәчетләр исемлеге:

“Сөләйман”

Ютазы урамы, 8, 2, Левченко бистәсе, т. (843) 512-03-77

 “Мәрҗани”

К.Насыри урамы, 17, т. (843) 293-36-86

"Казан Нуры"

Чистай урамы, 1, т. (843) 523-14-95

"Мәдинә"

Курчатов урамы, 4а, т. (843) 298-31-81

"Ризван"

Мавлютов урамы, 48а, т. (843) 224-38-47


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе