Татарстан колонияләрендә җәза үтәүче мөселманнар Рамазан аен шәригать кысаларында үткәрә алачаклар. Татарстан колонияләрендә бүгенге көндә исә меңнән артык мөселман җәза үтә.
Колония җитәкчеләре үз-үзләрен яхшы яктан күрсәткән мөселманнар өчен ураза тоту мөмкинлеген киңәйтте, алар хәзерге вакытта авыз ача алачаклар. Намаз, сәхәр һәм ифтар вакытларын төрмә сакчылары күзәтеп торачак.
Бүгенге көндә республика төрмәләрендә дин тотучылар өчен барлык мөмкинлекләр бар. Җинаятьчеләр җәза үтә торган биналарда республика күләмендә 7 мәчет, 7 чиркәү бар дип белдерә республика буенча Федераль җәза үтәү идарәсе.